Иң булдыклы ирләр – Мәчәләйдә

Безнең Мәчәләйнең инвалидлар оешмасыннан 14 нче майдан 16 нчы майга кадәр Русия күләмендәге спорт турнирында түбәндәгеләр катнаштылар: Бәдретдин угылы Гайфетдин Канюкаев һәм Харис угылы Наил Булатов.

Алар 2 нче һәм 3 нче урыннарны яуладылар.

Турнирны Самар шәһәренең инвалидлар рәисе А.П. Архипкина алып барды. Ярышларны Кызыл Яр районында, «Надеҗда» исемле ял итү базасында үткәрделәр.

Турнир Бөек Җиңү көненә багышланды.

Безнең Похвистнево районыннан ике генә кеше катнашты. Үткән турнирларда кемнәр яхшы уңышлар күрсәттеләр, шуларны чакырдылар өлкә ярышларына. Безнең Мәчәләй авылыннан, Похвистнево районы исеменнән ике кешене сайлап алдылар.

Турнирга бөтен Идел буе инвалидлары җыелды — Татарстан, Мордовия, Чувашия, Башкортостан, Киров һәм Самар.

Спортчыларыбызны бик яхшы каршы алдылар, бастырып, гимн тыңлатып, киләсе программа белән таныштырдылар. Ә программа бик зур.

Безнең мәчәләйлеләр, зур авырлыклар кичереп, 45 команда белән ярышып, призлы урыннарны яуладылар.

2 нче урынны алып «Скандинавская ходьба” дигән спорт төрендә Гайфетдин  Канюкаев, икенче урынны алып, көмеш медаль белән кайтты.

Корнхолл”дан наил Булатов, өченче урынга лаек булып, бронза медале алды.

Бу зур уңышлар район күләмендә дә, өлкә күләмендә дә шатландыра. Мәчәләй инвалидлары оешмасының актив булуына шатланабыз. Шундый уңышларга ирешүче спортчыларыбыз булуына авылыбыз горурлана.

Спортчыларыбызны каршы алып, грамоталарын, медальләрен карап, истәлеккә фотосурәтләргә төштек.

Спортчыларыбыз да бик шатланып кайттылар. Үзләрен анда бик яхшы каршы алганнар, тәмле ризыклар белән сыйлаганнар, бүләкләр биргәннәр.

Без аларга зур рәхмәтләр әйтәбез, исәнлек-саулык, гаиләләренә тынычлык телибез, киләчәктә дә шундый зур уңышларга ирешергә Аллаһы Тәгалә насыйп итсә иде.

Шамил Мамышев.

Иске Мәчәләй.