Гомерен татар миллəтенə багышлады…

47 яшендə Сабирҗан угылы Фəрһад Мəхмүтов кинəт вафат булды.
Иннə лиллəһи вə иннə илəйһи раҗигун.
Фəрһад мəктəп укучысы буларак, “Туган тел” җəмгыятенə килеп керде.
Яшьлəр арасында татарлыкны саклауга көч куйды.
Совет армиясе сафларында чыныгып, егет булып кайтты.
Казан дəүлəт университетының татар теле факультетында югары белем алды.
Югары белемле егет буларак, Самарның төрле югары уку йортларында укучы
татар студентларын, үз тирəсенə җыеп, алар белəн уртак тел тапты.
Казанда узган барлык чараларда да, Самар яшьлəренең вəкиле буларак,
катнашты.
Җитəкче органнарга сайланды.
Самарда бер гаилəдəн татар милли хəрəкəтендə катнашучылар бармак белəн генə
санарлык. Шуларның берсе – Фəрһад.
Хатыны Əлбинə белəн, икəүлəшеп, Самар Сабан туйларында, Нəүрүзлəрдə,
балалар фестивальлəрендə катнаштылар. Милли хəрəкəттə хезмəт итəрлек
балалар үстерделəр.
Фəрһад милли хəрəкəттə катнашып, кына калмады, ул яшьлəргə татарча яшəп тə
күрсəтте. Аның гаилəсендə татар теле дəүлəт теле биеклегенə күтəрелде.
Фəрһад янып, дөрлəп яшəде.
Хəлəл җефетенең һəм өч баласының хəсрəте чиксез. Аллаһы Сөбханəкə вə Тəгалə
сабырлык бирсен үзлəренə.
Самар татар милли хəрəкəте өчен дə бу – олуг югалту.
Шамил БАҺАУТДИН.