“Уналты яшемнəн корбан чалам”

Августның унберендə Русиядə Төзүчелəр көнен билгелəп үтəлəр.
Шушы уңайдан без Самарның “Прогресс-В” компаниялəр группасы”
президенты, Русия Федерациясенең атказанган төзүчесе Гата
угылы Вазыйх Мөхəммəтшин белəн əңгəмə корып, төзү
тармагындагы кайбер мəсьəлəлəр буенча аның фикерлəрен
сорадык.
Бүгенге көндə капитализмның иң начар сыйфатлары калкып чыкты.
Төзелеш тармагында Самарда төп көчлəр җирле егетлəрдəме əллə
мəскəүлелəр кулындамы?

Соңгы 6 – 7 ел эчендə, чыннан да, Самарда мəскəүлелəр күп
төзелеш эшлəрен башкаралар. Гəрчə Мəскəү генə түгел, шулай ук
Казан, Ульян, Пенза һəм башка шəһəрлəрнең фирмалары да.
Əлбəттə, җирле төзүчелəргə объектлар кими. Бигрəк тə монда
кризис күренешлəрен дə күздə тотарга кирəк.
Шулай ук быел бюджеттан да ремонт, төзелеш, реставрация
эшлəренə акча азрак бүлеп бирелде. Ə төзү фирмаларының
үзлəренең генə акчасы җитми.
Шуңа күрə җирле төзелеш тармагында хəллəр бик үк яхшыдан
түгел.
Самарда Кошелев өр-яңа шəһəрчек төзеп куйды. Кошелевка тиң
төзүчелəр тагын бармы?

Кошелев шəһəрчеген бик мактап телгə ала алмыйм, чөнки андагы
тулай торакларның сыйфаты да, тышкы күренеше дə яхшылардан
түгел.
Ə менə «Южный» шəһəрчеген лаеклы, дип саныйм. Анда 9, 12
катлы йортлар. Матур һəм, иң мөһиме, сыйфатлы. Бу шəһəрчекне
Николай Чудаев төзеде. Аның угылы Евгений Чудаев — Самар

өлкəсенең төзелеш министры. Ə бит аңа утыз яшьтəн аз гына
артык!
Шулай ук “Амонд” компаниялəр группасы төзегəн тулай тораклар
мактауга лаек. Анда Мəдəният йорты да, хастаханəлəр дə бар. Ə
мəктəбе нинди искиткеч! “Амонд” фирмасының хуҗасы Ростислав
Хугаев – чын төзүче.
Сез җитəклəгəн “Прогресс-В” компаниялəр группасы”нда заказлар
кимү ягындамы əллə сез эш белəн тəэмин ителгəнме?

Кайчандыр без өлкəдə иң беренче торакларны төзи башладык. Ул
вакытта бездə 2,5 мең кеше эшли иде.
Кризис күренешлəре аркасында төзелеш эшлəре кимеде. Соңгы 8 –
10 ел без күбрəк капиталь ремонт, реконструкция, реставрация
белəн шөгыльлəнəбез.
Региональ һəм федераль дəрəҗəдəге мəдəни мирас объектларына
реставрация ясыйбыз.
Мəсəлəн, футбол буенча дөнья Чемпионаты алдыннан туристик
маршрутка кертелгəн йөздəн артык объектны ремонтладык һəм
реставрациялəдек. Бу – Самарский, Галактионовский,
Ленинградский, Фрунзе, Куйбышев урамнары.
Без реставрация белəн əле Советлар Союзы вакытында ук
шөгыльлəндек. Тəҗрибəбез зур, яхшы эшчелəребез бар. Шуңа күрə
шəһəр һəм өлкə түрəлəре бу эшне башкарырга безне сорадылар
да.
Шулай ук минем төзелеш тармагындагы зур тəҗрибəм, күп
департаментларның, министрлыкларның җитəкчелəре, өлкəбез
районнары һəм шəһəрлəренең башлыклары белəн яхшы
мөнəсəбəтлəрем аркасында бездə эш ягыннан алай кысрыклык юк,
шөкер.

Төзүчелəр көнен ничек билгелəп үтəргə җыенасыз?
Без бу матур бəйрəмне коллектив белəн бергə гел да зурлап
билгелəп үтəбез. Мин аны быел 58нче тапкыр бəйрəм итəчəкмен,
Аллаһы телəсə.
Ветераннарыбызны чакырмый калганыбыз юк. Алар инде 10 – 15
еллар пенсиядə. Кайсыберлəренə җитмеш яшь, кайсеберлəренə
сиксəннəн өстен. Ə Зинаида Иосифовна Кузьмина 93 яшен
тутырды. Без аның белəн эшли башлаганда миңа нибары 17 яшь
кенə иде. Əлегə хəтле дус булып яшибез. Мин ветераннарыбызны
һəр бəйрəм һəм туган көннəре белəн котлыйм, кирəк чакта ярдəм
итəм. Алар да мине бер дə онытмый, рəхмəт яусын үзлəренə.
11нче августта – Корбан бəйрəме. Сез корбанны ел да
чалдырасызмы? Əниегезгə багышлап корбан чалдырасызмы?
Əйе, əниемə багышлап корбан чалам. Əти үлгəч, ул безне берүзе
үстерде. Үзе бик дини иде.
Корбанны мин 73 ел чалдырам. Кечкенə чагымда бабам корбан
чалганда мине булышырга чакыра иде. Шулай ул безне дини
гореф-гадəтлəребезгə өйрəтеп үстерде. Уналты яшемдə эшли
башлагач, сарык сатып алып, корбанны үзем чалдыра башладым.
Бер генə ел да бу зур бəйрəмдə корбан чалдырмыйча калганым юк,
Аллаһыга шөкер.
Самар татарлары килəчəктə миллəт булып сакланып калыр, дип
уйлыйсызмы?

Хəзер авыр вакытлар, əлбəттə. Ассимиляция бара. Катнаш
никахлар күп. Күплəр ана телен белми.
Монда сəясəтне хөкүмəттəн башларга кирəк. Аның ярдəме кирəк.
Əйтик, башка иллəрдə яшəүче татарларны алыйк. Финляндиядə,

Япониядə һəм башкаларда татарлар, бездəгегə караганда, ана
телен яхшырак белəлəр! Аларга бөтен шартлар тудырылган. Ягъни
хөкүмəт аларга миллəт булып сакланып калыр өчен бөтен
мөмкинлеклəрне бирə. Без тырышабыз. Əмма өстəн ярдəм
булмаса, бик авырга туры килəчəк.
Төзүчелəр көненə нинди телəклəрегез бар?
Бөтен төзүчелəрне бəйрəм белəн тəбриклим. Безнең һөнəр – иң
борынгы. Һəр кеше – төзүче. Кемдер – йорт, кемдер – гараж төзи,
кемдер өендə ремонт ясый. Пəйгамбəребез с.г.в. əйткəнчə, əгəр дə
яшəргə түбəң бар икəн, син – бəхетле кеше.
Төзүчесе булмаган бер генə оешма да юк. Хəтта югары уку
йортында да төзелеш буенча проректор бар. Төзүчелəр һəрвакыт
кирəк, бу – кирəкле һəм əһəмиятле һөнəр.
Вазыйх Мөхəммəтшин белəн
Милəүшə ГАЗЫЙМ
серлəшеп утырды.