Бер сыйныфта – алты алтын медальче!

Самарның “Яктылык” мəктəбендə чыгарылыш сыйныф укучылары белəн очрашу узды.
Җəй уртасы, инде бу вакытта нинди очрашулар, диярсез, бəлки. Ə менə бик шатлыклы
очрашу иде бу. Югары уку йортларына кергəн укучылар, үз сөенечлəре белəн
уртаклашырга дип, туган мəктəплəренə, укытучылары янына килделəр. Əлеге сыйныф
шунысы белəн үзенчəлекле ки, унтугыз баладан алтысы мəктəпне алтын медальлəргə
тəмамлаганнар. Укучыларның барысы да диярлек, бердəм дəүлəт имтиханнарында күп
баллар җыеп, югары уку йортларына бюджет урыннарына кергəннəр.
“Безнең мəктəп тарихында мондый чыгарылыш сыйныфы очрамады əле. Уйлап карагыз –
унтугыз баланың алтысы мəктəпне алтын медальгə тəмамлады! Ул гына да түгел, күбесе
бердəм дəүлəт имтиханнарында күп баллар җыйдылар. Əйтик, урыс теленнəн бездə
һəрвакыт яхшы уңышлар. Ə менə математика буенча быел җыелган баллар – бик тə яхшы
күрсəткеч. Һəм бу безнең мəктəп буенча генə түгел, гомумəн, шəһəр, өлкə буенча да яхшы
күрсəткеч, чөнки математикадан һəр җирдə дə һəрвакыт баллар күп булмый. Шулай ук
быел физика, җəмгыять белеме (обществоведение) фəннəреннəн күп баллар җыелды.
Укучыларыбызның уңышлары – уртак горурлыгыбыз. Бу “Яктылык”та сыйфатлы белем
бирелə, дигəн сүз”, — дип сөйлəде “Яктылык” мəктəбе мөдире Радик Газизов.
Чыгарылыш сыйныфының класс җитəкчесе Изидə Хуҗинадан да укучылары турында
берничə сүз əйтүен сорадым.
“Бу бик тə көчле сыйныф иде. Медальчелəрдəн кала, башка укучыларның да билгелəре
яхшы. Бик тə тəртиплелəр, тырыш, уңганнар. Ата-аналары əдəпле булганга, балалары да
шундый, дип уйлыйм.
Класста татарлар гына түгел, бер кыргыз кызы, бер казах малае бар. Алар татар теле
буенча бик яхшы укыдылар. Тəлгат бу фəн буенча төрле бəйгелəрдə җиңүче булды.
Матур итеп татарча шигырьлəр сөйли.
Барысы да диярлек югары уку йортларына керделəр. Бер генə укучы техникумда белем
алачак. Ике баладан башка, калганнары бюджет урыннарында укыячаклар.
Укучыларым беркайчан каршы сүз əйтмəделəр, башларын иеп, тыңлап утыралар иде,
сүземнəн чыкмадылар.
Ата-аналарын да мактап кына телгə алырга мөмкин. Үзара да, минем белəн дə шундый
дус булдылар. Һəрвакыт минем белəн киңəшеп эш иттелəр. Миннəн узып, кая да
йөрмəделəр. Бөтен мəсьəлəлəрне үзебезнең арада гына хəл иттек. Имтиханнар
алдыннан да, аларны тапшырганда да мəктəптə яшəделəр диярлек. Балалары өчен
шулкадəр борчылалар. Мондый əти-əнилəрне күргəнем юк иде əле. Укучылар өйлəрендə
ни күреп үсəлəр, мəктəптə дə үзлəрен шулай күрсəтəлəр. Ата-аналар берне сөйлəп, мин
икенчене сөйлəсəм, бəлки, балалар андый ук яхшы булмаслар иде. Без бер сүзне
сөйлəдек, бергəлəп эш иттек, бергəлəп тəрбиялəдек. Рəхмəт ата-аналарга.

Чыгарылыш кичəсенə дə бөтен əти-əни килде. Тантана бик матур узды. Гадəттə, балалар
чыгарылыш кичəсендə азарга мөмкин. Ə минем укучыларымның берəрсе тəмəке тартыр,
хəмер эчəр дип, башыма да килмəде, чөнки алар бик тə тəртиплелəр.
Килəчəктə дə шундый булып, олыларны зурлап яшəрлəр, дип ышанам”, — диде Изидə
ханым.
Беренче укытучылары Галия Тупасова, бу класс турында хатирəлəре белəн уртаклашып,
түбəндəгелəрне сөйлəде.
“Бер вакыйга истə калган. Бервакыт чирлəдем һəм, директорга шалтыратып, эшкə чыга
алмавым турында əйттем. Директорның эше бик күп бит инде. Ул минем өчен башка
укытучыны билгелəргə оныткан. Шулай итеп, укучыларым ике дəрес буена берүзлəре
утырганнар. Шунда бер тавыш-тыннары чыксын икəн!
Мин класстан чыкканда үзем урынына һəрвакыт бер баланы – Лəйсəн Зарипованы
калдыра идем. Ул бу көнне такта янына баскан да сыйныфташларына ике дəрес укыткан.
Аннан соң ашарга баргач кына, боларның укытучысыз булганнарын күреп алганнар һəм
башка мөгаллимə билгелəгəннəр. Менə бит нинди тəртипле, акыллы балалар!
Əти-əнилəре белəн дə дус булдык, гел бергəлəп эшлəдек.
Укучыларым əле дə мине онытмыйлар. Бөтен бəйрəмнəр, туган көннəрем белəн
котлыйлар. Күргəч, кочаклап алалар, хəллəремне сорашалар. Алар да миңа үз
балаларымдай. Бик сагынам үзлəрен. Юллары такыр булсын, бəхетле килəчəк телим”.

Мəктəпне алтын медальгə тəмамлаган алты кыз белəн дə сөйлəшеп, аларның уй-
фикерлəре, планнары белəн кызыксындым.

Лəйсəн Зарипова:
“Əти-əнием татар теленə, мəдəниятенə, гореф-гадəтлəребезгə мəхəббəт тəрбиялəү
ниятеннəн мине “Яктылык” мəктəбенə бирделəр. Биредə безне татарча биергə
өйрəттелəр, милли бəйрəмнəр, гадəтлəр турында сөйлəделəр. Шулай ук музеебызда
халкыбызның борынгы көнкүреше, тарихы белəн таныштык.
“Яктылык”та, яхшы белем бирү белəн беррəттəн, лаеклы кешелəрне тəрбиялəргə көч
куялар. Олыларны хөрмəт итəргə өйрəтəлəр. Мəктəптə үзебезне өйдəгечə хис иттек.
Биредə ямьле мохит хөкем сөрə.
Яраткан фəнем тарих иде. Бердəм дəүлəт имтиханнарыннан барлыгы 263 балл җыйдым.
Иң күбе – җəмгыять белеме фəне буенча. Мин Самарның дəүлəт икътисади
(экономический) университетына укырга кердем. Юрист булырга телим. Гəрчə һөнəрем
буенча эшлəмəсəм дə, һəр кеше үз хокукларын белергə тиеш, дип саныйм. Һəрхəлдə дə
юкка укымаячакмын. Əтием дə шушы тармакта эшли. Бəлки, аның эзеннəн китеп, юрист
хезмəтен сайлармын да”.
Лəйсəн Мөхетдинова, Лəйсəн Зарипова кебек үк, Самарның дəүлəт икътисади

университетына кергəн. Шулай ук юрист һөнəрен үзлəштерəчəк.
Аның сүзлəренчə, “Яктылык”та яхшы белем һəм тəрбия бирəлəр.
“Башка мəктəплəрдə укучы танышларым белəн аралашканда аларда укытучыларның
күбрəк укытуга игътибар биреп, тəрбияне исəпкə алмауларын еш ишетергə туры килде. Ə
“Яктылык”та бөтенлəй башка хəл күзəтелə. Укытучылар уку белəн тəрбияне бер дəрəҗəдə
алып баралар. Һəм, əйтергə кирəк, югары дəрəҗəдə. Монда бөтен балалар тəртипле.
Үзлəрен яхшы тоталар. Эчүче, тартучы юк.
Сеңелемнең дə бу мəктəптə укыганына шатланам. Бигрəк тə биредə татар телен
өйрəнəлəр бит.
Мəктəптə бию түгəрəгенə йөрдем. Төрле олимпиадаларда катнаштым. Прокуратура
тарафыннан оештырылган бəйгедə катнашып, инша өчен жюри əгъзаларының аерым
(особое) игътибарына ирештем. Аллаһы телəсə, килəчəктə һөнəрем бенча эшлəргə
телим”, — дип сөйлəде Лəйсəн.
Наилə Газизова:
“Мəктəптə алгебра һəм геометрия фəннəрен бик яраттым. Шуңа да Самар дəүлəт
университетының гамəли математика һəм информатика факультетына укырга кердем.
Төрле фəннəр буенча олимпадаларда катнашып, призлы урыннар яуладым. Сəнгатьле
мəктəпне дə тəмамладым.
“Яктылык” мəктəбе һəм укытучыларым – иң яхшылар. Алар миңа уку ягыннан да, тəрбия
ягыннан да бик күп нəрсə бирделəр. Бу мəктəп, белемнəн тыш, яхшы тəрбия бирүе,
укытучыларның укучыларга карата яхшы мөнəсəбəт күрсəтүе белəн билгеле. Укучылар
бер-берсенə ихтирамлылар, олыларны тыңлыйлар, хөрмəт итəлəр. Монда лаеклы
шəхеслəрне тəрбиялилəр. Мөгаллимнəребезгə рəхмəтлемен. Килəчəктə дə аларның
битенə кызыллык китермəскə тырышачакмын.
Телəгəн факультетка укырга керүемə бик шатланам. Аны тəмамлагач, программист,
мобиль кушымталар чыгаручы, мəгълүмати технологиялəр белгече һəм башка профильле
һөнəрлəр буенча эшли алачакмын, Аллаһы бирсə”.
Айдана Сыргак кызы, кыргыз:
“Мине мөселман мохите хөкем сөргəн “Яктылык” мəктəбенə укырга бирделəр. Минем өчен
бу – иң яхшы мəктəп, монда укыганыма бəхетле. Сыйныфташларым белəн дус булдык.
Укытучылар һəрвакыт ярдəм иттелəр. Фəннəрне яхшы аңлаталар. Биредə җиденче
сыйныфта укучы энем дə мəктəпне яхшы тəмамлар, дип өметлəнəм.
Мин химия фəнен яраттым, табиб булырга хыялландым. Тик, кызганыч ки, балларым
бераз җитмəде. Бердəм дəүлəт имтиханнарында 225 балл җыйдым. Самар медицина
университетының фармацевтика факультетына бюджет бүлегенə үтə алдым. Яхшы
билгелəргə укысам, икенче курстан дəвалау факультетына күчү мөмкинлеге бар. Моңа

бөтен көчемне куячакмын”.
Алсу Гыйматдинова бердəм дəүлəт имтиханнары буенча 256 балл җыйган. Самарның
политехник университетына укырга кергəн. Факультеты да ничек яңгырый – уникаль
биналар һəм корылмалар төзү!
“Бабам – физика укытучысы, əбием – математика укытучысы. Аларга ошаптыр инде мин
мəктəптə шушы фəннəрне аеруча яраттым.
Безнең “Яктылык” – иң яхшы мəктəп! Минем башка мəктəплəрдə укучы дусларым күп.
Алар безнең мəктəптə тəртип юк, укучылар укытучыларны тыңламыйлар, дип сөйлилəр
иде. Ə “Яктылык”та андый күренешлəр юк. Башлангыч сыйныфлардан башлап, тəрбиягə
дə зур игътибар бирəлəр.
Мин мəктəпнең музей эшендə актив катнаштым. Төрле күргəзмəлəргə йөрдек, татар
халкының тарихы, көнкүреше, гореф-гадəтлəре турында сөйли идек.
Татар халкы турында да мəктəптə күпне үзлəштердем. Ана теле буенча да яхшы белем
бирделəр.
Үзем телəгəн факультетка укырга кердем, шөкер. Əтием – төзүче, үзенең фирмасы бар.
Укуымны тəмамлагач, бəлки, аның оешмасына эшкə урнашырмын, насыйп булса”, — дип
уртаклашты Алсу.
Гүзəлия Шəкүрова:
“Бердəм дəүлəт имтиханнарыннан 255 балл җыйдым. Самар дəүлəт университетының
халыкара мөнəсəбəтлəр факультетын сайладым, чөнки кызыклы, төрлелекне тəшкил
иткəн һөнəрне эзлəдем, бер урында утырып, бертөрле эш белəн шөгыльлəнергə
яратмыйм. Ə бу факультетта юриспруденция, икътисад, бизнес, сəясəт нигезлəрен дə
өйрəтəлəр. Укырга кергəндə инглиз теле талəп ителə. Ə инде укыганда үз телəгең буенча
тагын бер чит ил телен сайлыйсың. Мин кытай теленə тукталдым.
Аллаһы бирсə, килəчəктə юрист, тəрҗемəче, икътисадчы, чит ил теллəре укытучысы
булып эшли алачакмын. Яисə сəясəт белəн шөгыльлəнергə мөмкин. Шулай ук бизнеска
кереп китə алам.
“Яктылык” мəктəбе минем төрле сəлəтлəремне ачарга ярдəм итте. Төрле фəннəр буенча
олимпиадаларда, конференциялəрдə катнаштым. Татар теле буенча сəнгатьле итеп
шигырь уку конкурсларында призлы урыннар яуладым. Театрда, музей эшендə, спорт
бəйгелəрендə катнаштым, төрле чараларда алып баручы булдым. Технология
дəреслəренə йөрдем, чигү, рəсем ясау белəн шөгыльлəндем.
“Яктылык”та югары дəрəҗəдə белем, тəрбия бирəлəр, үз миллəтеңнең лаеклы кешесе
булырга өйрəтəлəр. Мəктəбемə, укытучыларыма мең рəхмəтле мин. Барысын да
сагыначакмын”.
Очрашуга укытучылар, укучылар гына түгел, ата-аналар да җыелды. Хəтта Казанның

“ТНВ” каналы да килгəн иде. Бу чараны тапшыру ясап, телевидениедəн күрсəттелəр.
Читтəн карап торганда, барысы да бер зур, тату гаилəне хəтерлəтте. Шулкадəр
рəхəтлəнеп, гади итеп, бер-берсен хөрмəт итеп, рəхмəтле булып аралашып утырдылар
очрашу барышында.
Саубуллашканда күз яшьлəрен дə тыя алмадылар. Əйе, чыгарылыш сыйныф укучылары
укытучыларын, мəктəпне калдырып китүлəренə моңсуландылар. Мөгаллимнəре
шушындый тырыш, уңган, тəртипле, тəрбияле укучыларын бик тə сагыначакларын сизеп,
күңелсезлəнделəр.
Тик аерылышулар булмаса, очрашулар да булмас иде бит, əйеме. Килəчəктə бер-берсе
белəн элемтəлəрен өзмичə, хəллəрен белешеп, күрешеп, аралашып яшəргə язсын
үзлəренə!
Милəүшə ГАЗЫЙМ.