Надежда Осипова: “Сез татар хатын-кызының асыл сыйфатларын пропагандалыйсыз”

Самарның Җәмигъ мәсҗидендә шәһәребезнең «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы корбан мәҗлесе уздырды.

Хатын-кызларны Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин сәламләде.

«Корбан мәҗлесе, дуслык мәҗ­лесе җыйгансыз. Сезгә исәнлек, гаилә бәхете, тәүфыйк-һидәят телим. Шушы юлдан тайпылмыйча, мирасы­бызны киләчәк буынга да тапшырырга насыйп булсын.

Дини хатын-кыз үзе дә тәрбияле, балаларын да яхшы карый, ирен дә яхшы тәрбияли.

Дини хатын гаиләсенә хәләл ризык ашата, пакьлектә йөртә. Андый өйгә ире дә шатланып кайта.

Ислам юлыннан барган өчен сезгә рәхмәт. «Ак калфак» оешмасы милләтне, телне, динне, гореф-гадәтләрне саклауда һәм үстерүдә зур эшләр башкара.

Безнең гореф-гадәтләребез дине­безгә нигезләнгән.

Хатын-кызларны ихтирам итү,

картларны олылау,

яшьләргә ярдәм күрсәтү.

Динебезне, милләтебезне сак­лыйк, бер-беребезгә булышыйк.

Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә гамәл­ләребезне хәерле итсен. Киләчәктә дә дуслыкта яшәп, үрнәк булып гомер кичерик», — диде Талип хәзрәт Яруллин.

Минһаҗәр абыстай Сәяхова, Мәрьям абыстай Сабирҗанова

Коръән сүрәләрен укыдылар. Өйлә­рендә сүрәләр укып килгән кешеләрнең ниятләре кабул булсын, дип, догалар кылдылар.

«Сәлам» гәҗитәсенең хәбәр­чесе, Ульян, Самар өлкәләренең танылган шагыйрәсе, хикәяләр остасы Сөләйман кызы Наилә Хөсәенова, һәрвакыттагыча, чын иҗат шәхесе буларак, корбан ча­лу турында халыкка мәгълүмат җиткезде.

Ә Шамилә Ибраһимова Наилә Хөсәенованың «Намаз укуның савабы» исемле шигырен көйгә салып, мөнәҗәт иҗат иткән. Моңлы тавышлы бу ханымның мөнәҗәте йөрәкләргә үтеп керде.

Татар хатын-кызларына хөрмәт күрсәтеп, мәҗлескә өлкә Адми­нистрациясе вәкиле Надежда Осипова да килде.

«Сезнең белән шушындый табын­да күрешүемә шатмын. «Ак калфак» оешмасына һәм аның җитәкчесе Разия Әюповага рәхмәтләремне белдерәм. Сез татар хатын-кызының асыл сыйфатларын пропаганда­лыйсыз. Хатыннардан күп нәрсә тора — алар гаилә учагын саклаучылар, күркәм мохит тудыручылар, бала­ларны тәрбияләүчеләр.

Мәҗлескә шулкадәр күп хатын-кыз җыелуы сөендерә. Аллаһы Тәгалә игелекле хезмәтегездә ярдәм күрсәтсен, бәхет, шатлыклар насыйп итсен», — дип сөйләде Надежда Осипова.

Самарның «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары да, төрле төбәкләрдән килгән ханымнар, туташлар да: «Сездән башка җәмгыятебезнең эше мондый уңышлы булмас иде», — дип, Разия ханымга зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Бу күркәм чараны оештыруны җәм­гыятьнең җитәкчесе Разия Әюпова тәкъдим иткән, һәм барысы да аны хуплаганнар.

«Ак калфак»ның хатын-кызлары корбаннарын мәсҗидкә китерергә теләк белдерделәр. Без шушы итләрне, садакаларны җыеп, мәҗлес уздырырга сөйләштек», — диде Разия ханым.

Бирегә 150 кеше җыелды.

Сызран,

Ульян шәһәрләрендәге,

Камышлы,

Гали,

Җүрәй авылларындагы

«Ак калфак» оешмаларының вәкил­ләре дә килгән иде.

Ә Разия Әюпова, мәҗлесне йомгаклап, түбәндәгеләрне сөйләде:

«Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, әйдәгез әле, чын татарча, матур итеп киенеп йөрик, безне әллә кайдан күреп торсыннар. Татарларның үрнәк бизмәне булыйк.

Гаиләдә олы буын вәкилләре тик татарча гына сөйләшеп, «Яңа гасыр» тапшыруларын балалары Һәм оныклары белән бергә карап, телне үзләштерергә була.

Милләтебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклыйк. Иманлы балалар, оныклар тәрбиялик.

Шәһәребездә басылып килүче «Сәлам» гәҗитәсе даими, һәр санында динебез Ислам кагыйдә­ләрен, Изге Китабыбыз Коръәни-Кәрим таләпләрен, Пәйгамбәребез Мүхәммәд Мостафа сәлләллаһу галәйһи вә сәлләмнең безләргә васыять итеп әйтеп калдырган нәсый­хәтләрен халыкка җиткезеп тора.

Шул ук вакытта «Сәлам» гәҗитәсе меңьеллык тарихы булган татар халык педагогикасын исебезгә төше­реп тора. Менә шул бай чыганакны кулланып, балаларыбызга, оныклары­бызга туглап үстерергә кирәк.

Түгәрәкләп, шуны әйтәсе килә -Самар өлкәсендә телебезне өйрә­нергә, динебез Исламны үзләште­рергә барлык шартлар тудырылган».

Миләүшә ГАЗЫЙМ
язмасы Һәм фотосурәте.


Надежда Осипова:
«Вы пропагандируете добрые качества татарской женщины»


В Самарской Соборной мечети общество татарских женщин «Ак калфак», под руководством и инициативе директора данной организации Разии Аюповой, провело мероприятие, посвященное Курбан-байрам, иными словами, межлис.

«Девушки и женщины общества «Ак калфак» изъявили желание принести жертвенное мясо – курбан в мечеть. Мы посоветовались и решили собрать жертвенные деньги и мясо и провести это мероприятие. Нашлись и спонсоры, готовые помочь организовать угощения. Как всегда, нашим главным спонсором выступил президент общества «Дуслык» Фахрутдин Канюкаев.  Мы ему очень благодарны», — отметила Разия Аюпова.

Собравшихся поприветствовал председатель Регионального Духовного управления мусульман Самарской области, муфтий Талип хазрат Яруллин.

«Отрадно, что вы организовали такое мероприятие. Это символ дружбы. Желаю вам всем здоровья, семейного счастья, нравственного богатства.

Вы выбрали правильный путь – путь Ислама. Дай Всевышний, чтобы вы передали эти ценности и будущему поколению.

Религиозная женщина и сама ведет правильный образ жизни, и учит хорошему своих детей, уважительно относится к мужу, заботится о нем. Она создает уют и порядок, чистоту в доме, организует правильное питание. В такой дом и муж возвращается с большой радостью.  

Я благодарен вам, что соблюдаете основы религии, живете по канонам Ислама. Общество «Ак калфак» вносит большой вклад в сохранение и развитие татарской национальности, языка, традиций, нашей религии.

Все наши традиции основаны на религии – уважение к женщинам, забота о пожилых и детях.

Сохраним же и впредь эти ценности, свой народ, свою религию, будем относиться друг к другу с уважением, будем помогать друг другу.

Пусть Всевышний поможет нам в благих делах. Давайте и в будущем будем жить в дружбе и согласии, будем показывать другим хороший пример», — сказал муфтий Талип хазрат Яруллин.

Почтила татарских женщин своим присутствием руководитель управления национальной и конфессиональной политики Департамента Администрации Губернатора Надежда Петровна Осипова.

«Дорогие мусульманские сестры, мне очень приятно находиться сегодня с вами в такой замечательный торжественный день. Хочу поблагодарить общественную организацию татарских женщин «Ак калфак» и Разию Азимжановну Аюпову за вашу активную жизненную позицию, потому что от женщин так многое зависит. Наверное, 80 процентов успеха в семье, делах. От того, какой климат, какое настроение создаете, как вы воспитываете детей, на что настраиваете с утра своих близких.

Огромное спасибо. Мне так приятно, вас так много собралось, это огромная сила.

Хочу поблагодарить «Ак калфак» за неоценимый вклад в проведение мероприятий. Также Всероссийского сельского Сабантуя, который прошел в Камышле с огромным успехом. Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов сказал, что это лучший Сабантуй, который провели самарские татары вместе с властью. Я думаю, ваша роль в этом тоже огромна. Пусть Всевышний благословляет наши благие намерения и наш путь», — сказала Надежда Осипова.

Преподавательницы основ религии, уважаемые учителя Минхажар Саяхова и Марьям Сабирзянова прочитали суры из Корана, помолились за усопших, попросили у Всевышнего здоровья и благ.

Внештатный корреспондент Самарской газеты «Салям», известная поэтесса Самарской и Ульяновской областей, местная писательница, будучи творческой натурой, как всегда, доходчиво и интересно рассказала собравшимся о правилах приношения жертвы Всевышнему – курбане.

А Шамиля Ибрагимова сочинила мунаджат (религиозное песнопение) на стихотворение Наили Хусаиновой. Ее дивный голос поразил всех присутствующих. Сочетание глубокого смысла стихотворения и чудесного голоса, исполнившего мунаджат, произвело огромное впечатление.

На курбан-межлис собралось 150 человек. Приехали представительницы обществ «Ак калфак» из городов Ульяновск, Сызрань, сел Камышла, Алькино, Фейзуллово.

Они выразили благодарность руководительнице Самарского общества «Ак калфак» Разии Аюповой. «Без вас мы не смогли бы достичь больших успехов в своей деятельности», — такие слова прозвучали из уст многих женщин.

Завершая мероприятие, Разия Аюпова пожелала следующее.

«Дорогие наши девушки и женщины, давайте покажем себя истинными представительницами своей национальности. Давайте будем одеваться красиво, современно, и в то же время по нашим национальным традициям. Пусть издалека заметят, вот она, идет татарка!

Давайте будем разговаривать на родном языке и учить этому своих детей, внуков.

Сохраним и приумножим наш язык, культуру, традиции, религию. Воспитаем достойных детей, внуков.

В этом может оказать огромную помощь наша газета «Салям», ведь в ее каждом номере даются материалы на нравственные темы. Там учат, каким должен быть мусульманин, каким должен быть человек. И все это основано на Коране, на изречениях нашего Пророка Мухаммеда с.а.в., на народную педагогику.

Мы можем использовать газету «Салям», как богатый источник в воспитании и себя, и детей, и внуков, и правнуков.

Вообще, радует то, что в нашем городе и области созданы все условия для сохранения и приумножения национальных и религиозных ценностей. Со стороны Администраций области и города мы тоже всегда видим поддержку и понимание. Нужно только воспользоваться данными возможностями и самим постараться быть достойными представителями своей национальности, достойными гражданами нашей России».

Миляуша ГАЗИМОВА.

Газета «Салям».