“Булгар мирасы”на – 10 ел!

2019 ел. Сентябрь ае гаҗəеп җылы, матур, тыныч, җилсез һавасы белəн истə калачак.
Табигатьнең алтын мизгеленə əйлəнгəн алтын яфраклы көзлəрдə Самар шəһəренең
татарлар күплəп яшəгəн Зубчаниновка бистəсендəге “Булгар мирасы” мəсҗиденə ун ел
тулды.
Бу гыйбадəтханəгə , бик телəп, Азия, Кавказ мөселманнары да намаз укырга йөрилəр.
Ун ел элек бу мəсҗидне салу буенча бар мəшəкатьлəрне үз өстенə алган Мулланур угылы
Гомəр Батыршинның куанычлары чиксез иде.
Ул вакытта Гомəр Батыршин берьюлы ике проект белəн мəшгуль булды.
Берсе – мəсҗид салдыру.
Икенчесе – Идел елгасының уң ярында “Канатлы барс” һəйкəлен кую иде. Болгар
бабаларыбызның көньяк чигендə татарлыкны, мөселманлыкны көчəйтə торган һəйкəл яр
битенə үзенə бер тарихи символ өстəде. Ə Болгар дəүлəтен, Болгар ханлыгын ничек инде
мəсҗидсез күз алдына китерəсең.
Гомəр Батыршин гыйбадəтханə өчен иң кулай урынны Зубчаниновка бистəсендə тапты.
Аллаһы Тəгалə вə Тəбарəкəнең рəхмəте белəн, Самар татарларының тырышлыгы белəн,
ул вакыттагы мөфти Вагыйз хəзрəт Яруллинның фатыйхасы белəн зур төзелеш
башланып китте.
Безнең татар халкы: “Башланган эш — беткəн эш”, — дигəн мəкаль əйтеп калдырган.
Һəрнəрсə нияттəн тора. Ният изгелеккə, игелеккə таянган булса, аның ахыры да хəерле
була.
Элек чегəннəр белəн танылган Зубчаниновка бистəсе хəзер мөселманлыгы белəн
танылып китте.
Бүгенге көндə бу бистəгə мөселманнар урнашырга тырышалар.
Килəчəктə миллионлы шəһəребездə Зубчаниновканы татар бистəсе буларак танырлар,
дигəн өметтə яшибез.
Ун еллык тантанага Губернаторыбыз Игорь угылы Дмитрий Азаровның ярдəмчесе Роман
Кирсанов килде. Һəм ул үзенең котлавында барлык мəхəллə мөселманнарын һəм мəсҗид
имамы Расыйх Вакказовны ихлас күңелдəн котлады.
Якшəмбе көнне узганлыктан, тантанага шəһəребезнең асыл аксөяклəре җыелган иде.
Бəйрəмдə чыгыш ясаучылар сөйлəп кенə калмадылар, ə затлы бүлəклəр дə
тапшырдылар. Монысы инде безнең татар халкының канына сеңгəн. Без гади генə
мəҗлескə барганда да буш кул белəн бармыйбыз. Һəрвакытны ике кулыбызда да бүлəк
булыр.
Һəр бəйрəм мөселман өммəтен берлəштерə, көчəйтə, яхшы, якты өметлəр тудыра.
Миллəтебез сафлана барсын, намазчылар сафы ишəйсен, Ватаныбыз Русиянең данын,
дəрəҗəсен куəтлəп яшəүчелəр исемлегендə булыйк.
Шамил БАҺАУТДИН язмасы.
Руслан МОСТАФИН сурəтлəре.