Октябрьнең берендә — Олылар көне Милләтебезнең һәм динебез Исламның хәзинәсе

Көзләр җитү кешеләр хәтеренә муллык белән кереп калган.

Кырларда игеннәр урып, сугылган.

Яшелчәләр җыелган.

Җиләк-җимешләр кышкыга әзерләнгән.

Нәкъ менә октябрьнең берендә Олылар көнен бәйрәм уздыру үзенә бер тирән мәгънәгә ия.

Муллык һәм акыллылык бәйрәме.

Дәү әти һәм дәү әниләребез,

әби-бабайлар,

әти-әниләр,

зур тормыш юлын узып, лаеклы ялга чыгып, онык­ларын тәрбия кылалар.

Олылар биргән тәрбияне бер генә уку йорты да башкарып чыга алмый.

Олылар тәрбияне динебез Ислам кануннары нигезендә алып баралар.

Олылар нарасыйларны сабыр­лыкка һәм игелек кылырга өйрә­тәләр, намазлыкка бастыралар.

Баланың калебенә изге Кита­быбыз Коръәни-Кәрим таләпләре сеңсә, ул беркайчан да ялгыш юлга тайпылмас, Аллаһы теләсә.

Раббыбызга шөкер, бүгенге көндә яшьләребез тормышларын никах мәҗлесләре белән башлап җибәрәләр һәм, шул кыйбланы саклап, гаилә дәрәҗәсен үстереп яшиләр.

Тик тату гаиләдә үскән бала гына киләчәктә Ватаныбызның дә­рәҗәсен үстерә ала, милләтебезне саклап яши, динебез Исламны куәтләүчеләр исемлегендә була.

Олылар бәйрәмендә барча ватандашларыбызны, милләттәш­ләребезне, дин кардәшләребезне котлыйм һәм сәламәтлек, бәрәкәт­ле маллар, тынычлык, бәхетле картлык телим.

Картлар — милләтнең һәм дине­без Исламның хәзинәсе.

Дөнйалыкта — ихтирам, мәң­гелектә оҗмах нигъмәтләренә ия булырга язсын, Раббым.

Самар өлкәсенең

мөфтие

Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН.