Пəйгамбəребез сəллəллаһу галəйһи вə сəллəм əйтте “Миңа илче җибəрсəгез, күркəм йөзле һəм гүзəл исемле кешене җибəрегез” Мəгънəле исем бəхет сукмагына илтə

Назир – алдан кисəтеп куючы
Назиф – пакь, чиста, саф
Наил – бүлəк, уңышка ирешүче
Нариман – көчле рухлы, кыю, батыр
Нурислам – Ислам нуры
Нур – нур, яктылык, балкыш
Ногман – шəфкать
Низам – тəртип, кагыйдə, оешканлык
Нигъмəт – бəхет, муллык, байлык
Насыйх – якын киңəшче
Иршад – туры юлга кертү, юлбашчылык
Кадыйр – кодрəтле
Касыйм – уртаклашучы
Каюм – мəңге яшəр
Кашшаф – уйлап табучы
Насыйр – ярдəмче, яклаучы
Нияз – бүлəк, мəрхəмəт
Исемнəрне
Шамил БАҺАУТДИН
туплады.