Сүз күрке — мәкаль Гали ибне Әбү Талиб: «Йөрәк тә, кешенең тәне кебек, арый. Шуңа күрә йөрәгегезне кызыклы сөйләм Һәм мәкальләр белән ял иттерегез».

Мал  малга җиткәнче, Газраил җанга җитә.

Чир  китә, гадәт кала.

Атаны  зурлаган хатынның балалары акыллы була.

Үлгән патшаларны хурлаулар да исәннәрне бөек күрсәтә.

Исәннәрне, үлгәч, хурлар өчен үсеп килә яңа буыннар.

Аракыдан   кадер артмый, кабер арта.

Кеше   баласының рәнҗешеннән куркырга кирәк.

Туңган телдән тузга язмаган сүзләр табыла.

Җирдә  моң кимегән саен, илдә маңкортлар арта.

Каш ясыйм дип, күз чыгарма.

Ашаган  белми, тураган белә.

Кибәк чәчеп, беркем бодай уралмый.

Яшьлек чире бер бетә. Картлык чире дөньядан алып  китә.

Мәкальләрне

Шамил БАҺУТДИН

туплады.